Кер сабынының файдасы бармы?
Кер сабынын Рәсәйнең бөтен гаиләсендә дә кулланалар. Кайбер хатын-кызлар аның белән киемне генә түгел, савыт-сабаларны да юалар. Алай гына да түгел әле, дивардагы пычракны да, идәндәге майлы тапларны да кер сабыны белән бетереп була. Мунчада тәнне дә, чәчне дә кер сабыны белән юучылар бар. Кайбер хуҗалар мәчеләрен дә шуның ярдәмендә чисталыкта тота. Әлеге селтеле продукт һәрвакыт кулланылышта булса да, аның зыяны да юк түгел. Кер сабынын кулланырга ярыймы икән?